news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев “Казаньоргсинтез” хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды

Предприятиенең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узды.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Казаньоргсинтез” ГАҖ хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Предприятиенең 60 еллыгына һәм беренче продукция чыгаруның 55 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән предприятие коллективын котлаганда, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе республиканың Россиядә органик химия ватаны итеп санала алуын искәртте.

“Хәзер сезнең командада яңа төсмер барлыкка килде. Юбилей программасы “Лидерлыкта 60 ел” лозунгы белән бара. Бу сезнең эшчәнлек мәгънәсенә туры килә”, - диде Минтимер Шәймиев.

Ул “Казаноргсинтез” продукциясенең предприятие эшләп килү дәверендә һәрчак көндәшлеккә сәләтле булып калуын өстәп әйтте.

Бәйрәм тантанасында шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казаньоргсинтез” директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, предприятиенең генераль директоры Фәрит Минңегулов һәм башка рәсми кешеләр бар иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100