Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Казанның Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча киңәшмә үткәрде
Минтимер Шәймиев, митрополит Феофан һәм киңәшмәдә катнашучы абруйлы белгечләр экспертлар тәкъдимнәре буенча фикер алыштылар.
(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Богородица монастыре территориясендә Казанның Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, митрополит Феофан һәм киңәшмәдә катнашучы абруйлы белгечләр экспертлар тәкъдимнәре буенча фикер алыштылар, үз искәрмәләрен белдерделәр.
“Бүген нигездә Пещера чиркәве концепциясе белән килештек. Эзләүләргә нокта куелды, шикләнүләр бетте, хәзер бу проектны гамәлгә ашыра башларга кирәк. Шуңа күрә һәркем үз тармагы буенча эшләрне актив алып барырга тиеш һәм бер үк вакытта төзелеш эшләрен дә алып бару зарур. Катлаулы юл, әмма барлык фронтлар буенча эш алып барылырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз