news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Казандагы Иран Генераль консуллыгы җитәкчесе белән очрашты

Минтимер Шәймиев Эгбали Зарч сөйләмендә татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләреннән таныш булган фарсы теленнән бик күп таныш сүзләр ишетүен җиткерде.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казандагы Иран Генераль консуллыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу башында Минтимер Шәймиев Эгбали Зарч сөйләмендә татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләреннән таныш булган фарсы теленнән бик күп таныш сүзләр ишетүен җиткерде: «Искиткеч матур борынгы фарсы мәдәнияте балачактан миндә зур кызыксыну уятты. Татар поэзиясендә танылган фарсы шагыйрьләре лирикасы белән уртаклык күп дип саныйм».

Минтимер Шәймиев республика Президенты булып торганда һәм хәзер дә Татарстан Республикасы һәм Иран Республикасы арасында күпкырлы мәдәни һәм эшлекле элемтәләр булуын билгеләп үтте. «Иранга карата халыкара санкцияләр алынгач тагын да нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр ачыла. Аның өчен чынбарлыкта потенциал бар», - диде ул. Мәртәбәле кунак Тукайны белгәнен һәм әсәрләрен укуын җиткерде, «Тукай яшәгән чорда фарсы теле популяр булган», - дип җиткерде ул. «Мин Казанда бер айлап яшим, күп кенә мәдәни чараларда булдым. Татарстан белән күбрәк танышкан саен, Иран һәм Татарстан арасындагы багланышларның уңышлы эшләве өчен шулкадәр җаваплылык тоям. Минем өчен Татарстан җитәкчеләренең фикерен белү һәм сезгә үз илем турында сөйләү бик мөһим», - диде Зарч әфәнде.

Очрашу барышында инновация, мәгариф, нефть табу, эшкәртү һәм нефть химиясе өлкәсендә яңа технологияләрне тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук мәдәни-тарихи мирасны саклауда өстенлекле юнәлешләр буенча үзара хезмәттәшлек турында фикер алышынды.

Очрашуда Казандагы Иран Генераль консуллыгы консулы Малекоддин Шафагат һәм Генераль консуллыкның тәрҗемәчесе Эхсан Шариатмадари катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100