Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Казанда спорт министрлары конференциясе үткәрү буенча очрашу уздырды
Әңгәмә барышында булачак конференциянең максатлары һәм бурычлары хакында фикер алыштылар.
(Казан, 31 гыйнвар, "Ттаар-информ") Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек Советы рәисе, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе әгъзасы Минтимер Шәймиев РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Элеонора Митрофанова һәм РФ спорт министры урынбасары – статс-секретарь Наталья Паршикова белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Очрашу физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары вазифаи затларның халыкара конференциясен (МИНЕПС VI) уздыру һәм аңа әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде, ул 2017 елның июлендә Казанда узачак.
Әңгәмә барышында булачак конференциянең максатлары һәм бурычлары хакында фикер алыштылар, шулай ук аны уздыру буенча оештыру мәсьәләләре каралды.
Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, “Яңарыш” фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.
Узган елның июлендә РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Виталий Мутко рәислегендә МИНЕПС VI уздыру һәм аңа әзерлек буенча Оештыру комитеты булдырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оештыру комитеты рәисе урынбасары санала.
18 гыйнварда Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисади форумында РФ спорт министры Павел Колобков һәм ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Казанда МИНЕПС VI уздыру шартлары турында килешү имзаладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз