Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Казанда өч телдә укыта торган мәктәп концепциясе буенча киңәшмә үткәрде
Полилингваль мәгариф комплексы базасы өчен 165 нче гомуми белем бирү мәктәбен сайладылар.
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә полилингваль мәгариф комплексы концепциясе буенча киңәшмә үткәрде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Минтимер Шәймиев инглиз телен тирәнтен өйрәнү буенча 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Республиканың беренче Президенты уку йортының эшчәнлеге белән танышты, укучылар белән аралашты, татар теле һәм рус теле дәресләрендә булды. Шулай ук язучы А.Гыйлаҗев һәм генерал А. Бичурин музейлары экспозицияләрен карады. Балалар Дәүләт Киңәшчесе өчен рус, татар һәм инглиз телләрендә экскурсия үткәрделәр.
“Бу мәктәптә балалар нинди телдә сөйләшкәннәре турында уйламыйлар да. Заманча мәктәп менә нинди булырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев.
Аның сүзләренчә, мәктәпнең исеме очраклы гына “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” дип сайланмаган. Күпмилләтле Россия өчен бу белем аша – килешүгә – бу проблемаларны хәл итү өчен акыллы юл”, - диде Минтимер Шәймиев.
Казанда “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” полилингваль мәгариф комплексы концепциясен 165 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз