Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве төзелеше барышы белән танышты
Минтимер Шәймиев Мәгарә гыйбадәтханәсен дә карады, төзүчеләр аны яңадан торгызу эшләре башлануга әзерлиләр.
(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ") Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу эшләренең барышы белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Аны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, “ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” директоры урынбасары Станислав Шырыбыров озата йөрде.
Объекттагы эшләрнең барышы турында “Татинвестгражданпроект” ДУП баш инженеры Вячеслав Нилов һәм “Евростройхолдинг” ҖЧҖ генераль директоры Владимир Казилов сөйләде.
Төзелеш эшләре һәм финанслау билгеләнгән график буенча бара. Уңайлы һава шартлары һәм температура режимы булганда эшләр кышкы чорда да дәвам итәчәк.
Минтимер Шәймиев шулай ук биредә Мәгарә гыйбадәтханәсен дә карады, төзүчеләр аны яңадан торгызу эшләре башлануга әзерлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз