Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Го Джан белән очрашты
Казан кунагы Болгар тарих-археология комплексында, борынгы Биләр шәһәрендә, Зөя утрау-шәһәрлегендә дә булды.
(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Сианда (Кытай) мирасны саклау буенча ИКОМОС халыкара үзәк директоры профессор Го Джан белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Профессор Го Джан ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының “Ефәк юлы” серияле номинация проектының инициаторы булып тора. Ул Ефәк юлы Тянь-Шань коридорының (Казахстан, Кыргызстан, Кытай, 2014 елда исемлеккә кертелгән) номинация досьесын әзерләү буенча төркемне җитәкләгән, хәзерге вакытта “Диңгез ефәк юлы” (Кытай, Һиндстан) номинация досьесын әзерләү төркемен җитәкли. Ул Татарстанга КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” ресурслар үзәге чакыруы буенча килгән.
Го Джан Болгар тарих-археология комплексында, борынгы Биләр шәһәрендә, Зөя утрау-шәһәрлегендә булды.
Очрашуда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының “Ефәк юлы” серияле номинация проектында катнашу һәм бергә эшләү мөмкинлеге турында сөйләшү булды.
“Фикер алышулар вакытында мин шатланып утырдым, бездә, чынлап та, Сезнең белән бер телдә сөйләшә алырлык команда бар. Без Сездән бик мөһим мәгълүмат алдык. Проект кызыклы. Сез безгә безнең фикерләребез алга таба да шушы юнәлештә дәвам итсен өчен этәргеч бирдегез”, – диде Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз