news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Минтимер Шәймиев Казакъстан Президенты инаугурациясендә катнашты

^Минтимер Шәймиев Казакъстан Президенты инаугурациясендә катнашты

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Астанада Нурсолтан Назарбаевның Казакъстан Президенты вазифасына рәсми керешүе тантанасында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Казакъстан Президенты инаугурациясенә дөньяның 70 иленнән вәкилләр, халыкара оешма вәкилләре килгән. Тантанада шулай ук Конституция советы, Югары суд судьялары, Казакъстан парламентының ике палатасы депутатлары, дәүләт идарәсе үзәк органнары җитәкчеләре, хөкүмәт әгъзалары өлкә, Астана һәм Алмата акимнары, иҗтимагый-сәяси берләшмәләр җитәкчеләре, атаклы фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, республиканың эшлекле даирә вәкилләре катнашты.

«2005 ел сайлаулары – бу гади президент кампаниясе генә түгел, бу бәйсезлек елларында башкарган эшләргә бәя. Без катлаулы өч мәсьәләнпе чиштек – үз дәүләтчелегебезне булдырдык, дөньядагы иң динамикалы икътисадларның берсен оештырдык, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырттык», -диде аерым алганда, үзенең инаугурация чыгышында Нурсолтан Назарбаев. Киләчәккә планнар турында сөйләгәндә, ул үзенең инде күптәнге хыялы – киләсе унъеллыкта Казакъстанны дөньяның икътисади, сәяси, социаль һәм мәдәни өлкәдә көндәшлеккә сәләтле 50 ил арасына чыгару таләбе турында әйтте.

Исегезгә төшерәбез, Нурсолтан Абишевичның бу инде өченче инаугурациясе. 2005 елның 4 декабрендә Казакъстан Президентына сайлаулар узды һәм Нурсолтан Назарбаев сайлаучыларның 91,15 тавышын җыйды.

Президент М.Ш.Шәймиев Казакъстан өчен тарихи көннәрдә Астанада булудан алган тәэсирләре турында сөйләгәндә: “Казакъстанга һәр килүдә кешеләрнең тормыш шартларын яхшырта торган яңалык күрәм. Бүген Нурсолтан Абишевич әйткәнчә, Казакъстан илдәге сәяси тотрыклылык, илдә яшәүче 130 милләт вәкилләре арасында милләтара килешү булу нәтиҗәсендә үз икътисадына 40 миллиард доллар чит ил инвестицияләрен җәлеп иткән. 2008 елда 2000 ел белән чагыштырганда, тулаем эчке продуктны икеләтә арттыру планы Казакъстан үсеш моделе өчен тормышка ашырырлык бурыч, дип уйлыйм. Казакъстан – безнең республиканың эре сәүдә партнерларының берсе, соңгы елларда ике яклы тауар әйләнешенең ныклы үсеше күзәтелә. Казакъстан территориясендә «КАМАЗ» ААҖ сату һәм КАМАЗ техникасына хезмәт күрсәтү, бер елда 2 меңнән артык автотехника җыю производствосын оештыру проектын гамәлгә куя. Башка проектларны да чынга ашырачакбыз. Габдулла Тукайның 120 еллыгы елында Уральск шәһәрендә уртак эшләр күп. Шәһәр Акиматы шагыйрь яшәгән Төхвәтуллиннар йортында яшәүчеләрне чыгару өчен фатирлар бүлеп биргән. Йорт музей өчен реконструкцияләүгә мохтаҗ. Мәдәният өлкәсендә дә уртак эшләр күп, моның өчен без Уральск Акимы С.Муташев әфәндегә һәм башка инициатива күрсәткән кешеләргә рәхмәтле”.

Минтимер Шәймиев шулай ук эшлекле очрашулар үткәрде, аерым алганда, Казакъстан Республикасының Парламент Сенаты Рәисе РК Нуртай Абыкаев һәм КР Парламенты Мәҗлесе Рәисе Урал Мөхәммәтҗанов, Россия Федерациясенең сәнәгать һәм мәшгульлек министры Виктор Христенко һәм «ЛУКОЙЛ» ААҖ президенты Вагит Алекперов белән.

Бүген М.Ш.Шәймиев Н.А.Назарбаевның КР Президенты вазифасын башкаруга керешү уңаеннан тантанада катнашачак.

Иртәгә, 12 гыйнварга безнең республика Президентының югары дәрәҗәдә Россия-Казакъстан сөйләшүләрендә катнашуы планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100