news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев “КАМАЗавтотехника” ААҖндә яңа линияне эшләтеп җибәрүдә катнашты

Минтимер Шәймиев “КАМАЗавтотехника” ААҖндә яңа линияне эшләтеп җибәрүдә катнашты

(Зәй, 30 октябрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Зәй муниципаль районында “КАМАЗавтотехника” ААҖндә профильле көпчәкләр җитештерү буенча яңа линияне эшләтеп җибәрүдә катнашты.

Заводта җитештереләчәк көпчәкләр Ауропа стандартларына туры килә. Бер елга 440 мең берәмлек көпчәк әзерләү ниятләнә. Заводта файдаланыла торган җиһазлар Швейцария һәм Алманиядә эшләнгән. Профильле көпчәкләр өч төр йөк машиналары – “КАМАЗ”, “МАЗ” һәм “ЗИЛ” өчен чыгарылачак.

Яңа линияне эшләтеп җибәрүдә шулай ук ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, Зәй муниципаль районы башлыгы Ринат Фәрдиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot