news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев «КАМАЗ-мастер»ны «Дакар»да җиңүләре белән котлады

Дәүләт Киңәшчесе «КАМАЗ-мастер»ның үз җиңүләре белән тарихта тирән эз калдыруын әйтте.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар» раллиенда йөк автомобильләре зачетында җиңүләре белән котлады — ул видеоэлемтә буенча узыш командасы җитәкчесе Владимир Чагин белән аралашты.

«Сезне һәм бөтен команданы чын күңелдән котлыйм. Сез — чемпионнар чемпионнары», - диде Дәүләт Киңәшчесе һәм команда әгъзаларына сәламәтлек теләде.

Ул «КАМАЗ-мастер»ның үз җиңүләре белән тарихта тирән эз калдыруын әйтте. Владимир Чагин Минтимер Шәймиевкә команданың юл башында күрсәтелгән ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм шуның нәтиҗәсендә «КАМАЗ-мастер»ның хәзер югары үрләрне яулавын билгеләп үтте.

Элегрәк чемпионнарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та триумф белән котлады, «Дакар»да җиңү Татарстан «КАМАЗ»ларының бәхәссез өстенлекләре турында сөйли, дип билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, марафонда беренче урынны Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге экипаж алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100