news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев “КАМАЗ–Мастер” командасын “Дакар”да 9 мәртәбә чемпион калуы белән котлады
Татарстан Республикасы Президенты “КАМАЗ–Мастер” командасын һәм барлык камазлыларны “Дакар–2010” раллиенда җиңүләре белән котлап, телеграмма юллады
Скопировать ссылку
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “КАМАЗ–Мастер” командасын һәм барлык камазлыларны “Дакар–2010” раллиенда җиңүләре белән котлап, “КАМАЗ–Мастер” командасы җитәкчесе Семен Якубов һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогинга телеграмма юллады.
“Татарстанлылар һәм шәхсән үз исемемнән “КАМАЗ–Мастер” командасын һәм барлык камазлыларны “Дакар” раллиенда чираттагы җиңүләре белән тәбрик итәм.
“КАМАЗ–Мастер” инде күптәннән Россия Федерациясенең спорт данын 15 ел дәвамында Халыкара спорт трассаларында уңышлы яклаучы милли җыелма, уникаль завод командасы буларак кабул ителә. Беренче мәртәбә лаеклы җиңү яулауның никадәр кыен икәнен яхшы беләбез. Әмма озак вакыт дәвамында чемпион булып калырга бары тик иң талантлы һәм шөһрәт яратучы, тәвәккәл һәм максатка омтылучан кешеләр – Кама буендагы безнең егетләр генә сәләтле. Халыкара раллиларның бер генә элиталы командасы да узыш автомобилен проектларга һәм җыярга, ярышларда фәкать үз көче белән генә чыгыш ясарга сәләтле түгел. Ә без хәтта даими төстә җиңәргә һәм абсолют рекордлар куярга сәләтле! Владимир Чагин тарафыннан яуланган “Дакар” раллие рекордчысы титулы – безнең һәрвакыт алга хәрәкәт итүебезне раслаучы тагын бер трофей.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә ихлас күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, яңа максатларга һәм зур казанышларга ирешүегезне теләп калам!” – диелә котлауда.
Искәртеп узабыз, Владимир Чагин экипажы йөк автомобильләре зачетында “Дакар–2010” ралли–рейдында җиңү яулады. Әлеге җиңү “КАМАЗ–Мастер” командасы өчен дөньядагы иң абруйлы марафон ралли–рейдында – 9 нчы, ә В.Чагин өчен 6 нчы җиңү булды.
“КАМАЗ” экипажлары барлык 14 этапта җиңү яулады, шул исәптән Владимир Чагин “Дакар–2010” этапларында 9 мәртәбә җиңде, шул рәвешле узышта рекорд куйды. Чагин шулай ук марафон этапларындагы җиңүләрнең гомуми саны буенча да марафонның рекордчысы булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2