news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Качалов театрында музей ачылу Театр елын лаеклы башлап җибәрү булып тора

Василий Качаловның 144 еллыгы көнендә Казан театрында музей ачылды, аның фондларында 20 мең экспонат саклана.

Минтимер Шәймиев: Качалов театрында музей ачылу Театр елын лаеклы башлап җибәрү булып тора
Динара Прокопьева

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанның Качалов исемендәге театрында Василий Качалов тууына 144 ел тулу уңаеннан музей ачылу – бу Театр елын лаеклы башлап җибәрү. Бу хакта яңа музей ачылышында Татарстанның Беренче Президенты һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белдерде.

«Музей ачылу - Театр елының яхшы башлануы билгесе ул», - диде Шәймиев.

Ул билгеләп үткәнчә, яңа музей —дүрт еллык зур эш нәтиҗәсе. Ул шулай ук соңгы чирек гасыр эчендә Качалов театры яңадан туды, дип өстәде. Бу театрда нәкъ шушы вакыт дәверендә сәнгать җитәкчесе һәм директор булып Александр Славутский эшли.

Минтимер Шәймиев яңа музей директоры Роман Копыловка Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге сурәтләнгән истәлекле тәңкәләр тапшырды.

Минтимер Шәймиев, Александр Славутский һәм Бахрушин исемендәге театр музее генераль директоры Дмитрий Родионов яңа музейга керү алдыннан алтын тасманы кистеләр.

Алар беренчеләрдән булып Василий Качаловның хатлары һәм шәхси әйберләре коллекциясен, театр костюмнары коллекциясен, 1837 елдан башлап афиша һәм театр программалары тупланмасын күрделәр.

Музей 300 квадрат метр мәйданда театрның ике катында урнашкан. Аның экспозициясен төп сәхнә спектакльләренә билетлар сатып алган тамашачылар тамаша алдыннан һәм антрактлар вакытында карый алачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100