news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев IV Бөтендөнья ватандашлар конгрессын Казанда үткәрергә тәкъдим итте

Мәскәүдә III Бөтендөнья ватандашлар конгрессы ачылды

(Мәскәү, 1 декабрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Мәскәүдә III Бөтендөнья ватандашлар конгрессы ачылды. Форумда 90 илдән 1000 гә якын кеше катнаша. Конгресста Татарстан делегациясен ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли.
Минтимер Шәймиев Союзлар йортының Колонналы залында конгрессның тантаналы ачылышында билгеләп үткәнчә, Татарстан Конституциясендә, кайда гына яшәсәләр дә, ватандашларга төрле яклап ярдәм күрсәтү турында аерым маддә бар. Якын көннәрдә, Мәскәү үрнәгендә, республикада ватандашларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән махсус закон кабул ителәчәк. “Бу үрнәккә Россиянең башка төбәкләре дә иярер дип уйлыйм”, – дип белдерде ул.
ТР Президенты искәртеп үткәнчә, күптән түгел Казанда РФ Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә ватандашлар форумы узды. Аның сүзләренә караганда, мондый мәйданчыклар үзара аралашу һәм фикер алышу өчен бик нәтиҗәле, мондый форумнарны даими төстә үткәрергә кирәк. Ватандашлар белән икътисади элемтәләрне ныгытып кына калмыйча, рухи–мәдәни йогынтыны да сизелерлек көчәйтү зарур. Моның формалары төрле булырга мөмкин.
Республика башлыгы фикеренчә, Бөтендөнья татар конгрессы ватандашлар белән эшләүдә хакимият органнарына гаять зур ярдәм күрсәтә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 40 илдә эшләүче җәмгыятьләр белән элемтәләр урнаштырды.
Минтимер Шәймиев соңгы елларда дөньяның күп кенә илләрендә үткәрелүче Сабантуй бәйрәмен кешеләрне берләштерүче мәдәни вакыйга дип атады. Казанда “Алтын мөнбәр”, Шаляпин һәм Нуриев фестивальләрен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Сәләтле балалар өчен “Созвездие–Йолдызлык” фестивале оештырыла. 2011 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулачак.
ТР Президенты фикеренчә, куәтле берләштерүче идеологияләрнең тагын берсе – спорт, Татарстанда спортны үстерү өчен күп нәрсә эшләнә. Казан 2013 елда Универсиаданы үткәрү хокукын яулады. Бөтендөнья студентлар уеннары программасына милли көрәш тә керәчәк.
Республика башлыгы ватандашлар белән мәгълүмат алмашуның мөһим ролен билгеләп үтте. Татарстанда “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы булдырылды, ул үз программаларын татар һәм рус телләрендә тәүлегенә 18 сәгать трансляцияли. Каналның сигналы дөньяның күп илләренә тарала.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, ватандашларны берләштерү өчен мәгълүмати технологияләр, аерым алганда, Интернет әлегә тулы күләмдә файдаланылмый. Россиянең үзәк каналлары Россиядә яшәүче халыкларның бай мәдәни тормышын яктырту өлкәсендә тиешенчә эшләми.
Тагын бер проблема – ватандашларның Россиядә белем алуы. Федераль университетлар ватандашларны укыту өчен белем бирү үзәкләренә әверелергә тиеш. Шулай ук ватандашларны дистанцион укыту буенча дәүләт программасын эшләргә кирәк.
“Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан җиңүчеләр буынына дөнья күләмендә ярдәм күрсәтү – мөһим һәм актуаль бурычларның берсе”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, Бөек Җиңү куәтле берләштерүче факторлардан санала.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, ватандашлар белән системалы рәвештә эшләргә кирәк. Күп нәрсә Россия Федерациясенең Халыкара мәйданда җәлеп итүчәнлеге һәм абруена бәйле. Ил җитәкчелеге Россия куәтле державага әверелсен өчен күп нәрсә эшли.
Үз чыгышын тәмамлап, Минтимер Шәймиев форумда катнашучыларны Казанга чакырды һәм IV Бөтендөнья ватандашлар конгрессын Казанда үткәрергә тәкъдим итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100