news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Минтимер Шәймиев: “Җитәкчеләренең талантлы булуы сәбәпле, “Родина” күмәк хуҗалыгы алда баруын дәвам итә”

^Минтимер Шәймиев: “Җитәкчеләренең талантлы булуы сәбәпле, “Родина” күмәк хуҗалыгы алда баруын дәвам итә”

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 11 мартта Алексеевки районының ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “2005 елга эш нәтиҗәләре. Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы үсешенең киләчәккә юнәлешләре һәм стратегиясе” дигән республика семинар-киңәшмәсе “Родина” күмәк хуҗалыгының машина-трактор паркын, терлекчелек объектларын карау һәм танышу белән ачылды.

Элегрәк 30 ел дәвамында күмәк хуҗалык белән Камил Сафин җитәкчелек иткән, ул хуҗалык базасында югары нәтиҗәле производство оештыра алган. Хәзерге җитәкче – Ильяс Әхмәтов ирешелгәннәрне саклап калу белән бергә, хуҗалыкны алга җибәрү дә мөмкин булган. “Родина”да бөртеклеләрнең чыгышы бер гектарга 50 центнердан артып китә, җирдән файдалануның интенсивлыгы республика буенча уртача алганда, ике тапкыр артыграк. Савым хуҗалыгында 625 сыер, бер сыердан савылган сөт күләме елына 6,5 тоннага кадәр җитә, бер берәмлек мөгезле эре терлектән 206 килограмм, дуңгыздан 131 килограмм ит алынган. Бу күрсәткечләр Россия Федерациясендә иң яхшылардан.

Танышу барышында билгеләп узылганча, соңгы өч елда хуҗалыкка акчалата табышны ике тапкыр арттырырга һәм аны 61 миллионга җиткерергә мөмкин булган. Биредә авыл халкы һәр гектар җиргә 14,1 сумлык продукция җитештерә (республика буенча уртача алганда әлеге күрсәткеч 4,9 сум). Узган ел, ашлыкка бәяләр түбән булуга карамастан, 32 процент рентабельлек белән 16 миллион сум керем алынган. Шундый казанышлары булу сәбәпле, хуҗалык алга таба да үсә, өч ел эчендә капитал салу күләме 30 миллион сум тәшкил иткән. Күмәк хуҗалыкта 300 башка исәпләнгән сыер, 400 башка исәпләнгән бозау, өч дуңгыз абзары пәйда булган, техника яңартылган. Үз хезмәткәрләре өчен 10 торак йорт төзелгән, биредә шулай ук хезмәт хакын да тотрыклы алалар – ул аена уртача 6-7 мең сум тәшкил итә.

Хуҗалыкта производствоны алга таба да үстерү өчен заем ресурсларын кулланырга ниятлиләр. Агымдагы елда президентның “100 Программасы” кысаларында “Родина” күмәк хуҗалыгы ресурсларны саклаучы технологияләр һәм авыл хуҗалыгы машиналары сатып алу өчен 21 миллион сум күләмендә кредит алачак.

“Родина” күмәк хуҗалыгында семинар-киңәшмә катнашучылары белән республика агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗәләр турында фикер алышканда, терлек саны кискен кимегән муниципаль район башлыклары белән күңелсез сөйләшү булды. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башлыклар биш елга сайланган, әгәр дә эшкә мөнәсәбәтне үзгәртмәгән очракта, районны начар хәлдә калдырырга була, дип билгеләп узды. “Бу сезнең территория, исән калу өчен салым базасын булдырырга кирәк. Бүген хакимият сезнең кулда һәм сезнең эшне ничек итеп оештыруга киләчәктә кешеләрнең ничек яшәве бәйле”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Ул аерым район һәм хуҗалыкларның язмышы нәкъ менә җитәкчеләрнең оештыру сәләтеннән бәйле дип өстәде. Ул мисал итеп дистә еллар алдынгы урыннарда барган “Родина” күмәк хуҗалыгы китерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot