news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Ислам динен Болгарда кабул итүне бәйрәм итү — һәр кеше өчен бәхет

Дәүләт Киңәшчесе бу бәйрәмне элек санаулы кеше генә билгеләп үтүен искә төшерде.

Минтимер Шәймиев: Ислам динен Болгарда кабул итүне бәйрәм итү — һәр кеше өчен бәхет
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрендә Ислам кабул итүнең 1000 ел тулуга багышланган тантананың узуын һәр кеше өчен бәхет дип атады.

«Бу изге эш. Тантананы билгеләп үтүне һәр кеше көтеп ала. Монда тарих языла. Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итә, ЮНЕСКО да Болгарны дөньяга күрсәтерлек итеп таныды. Элек Болгарда ислам кабул итү көнен санаулы кеше җыелып, Болгарга барып бәйрәм итә торган иде. Бу көнне билгеләп үтү — безне ислам дөньясына якынайта. Ислам динен саклап калу юлында нәрсәләр генә күрмәдек, шуңа күрә, без моңа лаек», — диде ул тантанада.

Минтимер Шәймиев туксанынчы еллар турында да сөйләде. «Ул елларда җәмгыять тә алмашынды. Бездә 23 мәчет калган булган. Хәзер, Аллага шөкер, мең ярым. XIX–XX гасырларда Казан — ислам диненең үзәге булган. Иң мөһиме — республикабызда конфессияара мөнәсәбәтләрнең булуы. Бездә нинди милләт һәм дин әһеле булуына карамастан, халык бер-берсен аңлап яши», — дип билгеләп үтте ул.

Дәүләт Киңәшчесе ЮНЕСКО комитетының 45нче сессиясе киләсе елда Казанда узачагын да искәртте. «Сессия 1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышлана. Бу бик җитди чара, шуңа күрә комитет утырышын хәл итеп бетерү зарур. Бу барыбыз өчен дә отышлы», — диде Минтимер Шәймиев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100