news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Минтимер Шәймиев Иранга барырга җыена
Иранның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сәйед Мәхмүд Реза Сәҗәди журналистларга биргән интервьюсында әнә шулай дип хәбәр итте
Скопировать ссылку
(Казан, 10 февраль, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты вазифасында вәкаләтләре төгәлләнгәннән соң Иран Ислам Республикасына бару турындагы тәкъдимне кабул итте.
Иранның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сәйед Мәхмүд Реза Сәҗәди Казан Кремлендә республика башлыгы Минтимер Шәймиев белән очрашудан соң журналистларга биргән интервьюсында әнә шулай дип хәбәр итте.
“Без Шәймиев әфәндене Иран Ислам Республикасына чакырдык. Ул Ираннан инде күптән чакыру алган иде, әмма эше тыгыз булу аркасында аннан файдалана алмады. Без визит 25 марттан соң булачак дип килештек”, – диде Сәйед Мәхмүд Реза Сәҗәди.
Илче әфәнденең сүзләренә караганда, Татарстан башлыгы белән очрашуда бу көннәрдә Казан дәүләт университетында узган “Иранда ислам революциясе: цивилизация феномены һәм аның перспективалары” дип исемләнгән конференциянең барышы хакында фикер алышынган. Шулай ук Татарстан һәм Иран арасында үзара мөнәсәбәтләрнең тарихы һәм булачак сәяси, икътисади, мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту юллары да тикшерелгән. “Иран һәм Россиянең ягулык–энергетика комплексы өлкәсендә хезмәттәшлекне активлаштырырга теләвеннән чыгып, бу эштә “Татнефть” компаниясенең роле тагын да артачак”, – дип белдерде Сәйед Мәхмүд Реза Сәҗәди.
Искәртеп узабыз, 2001 елның мартында Президент Сәйед Мөхәммәд Хатами җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе Татарстанда рәсми визит белән булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot