news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Иран делегациясе белән очрашты

Республиканың Дәүләт киңәшчесе ассызыклаганча, хәтта иң катлаулы чорларда да Татарстан Иран белән төрле юнәлешләрдә элемтәсен өзмәде.

Минтимер Шәймиев Иран делегациясе белән очрашты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә милли һәм дини азчылык мәсьәләләре буенча Иран Президенты ярдәмчесе Али Юнеси җитәкчелегендәге делегация белән күреште.

Республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда шулай ук Иранның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Мәһди Санаи, милләт эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев кунакларны җылы сәламләде. Ул кыскача "Яңарыш" фондының тарихи-мәдәни мирасны саклау эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук фонд ярдәме белән республикада тормышка ашырылган яңа проектлар - Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан изге Ана иконасы соборын төзекләндерү турында бәян итте.

М. Шәймиев ассызыклаганча, хәтта иң катлаулы чорларда да Татарстан Иран белән төрле юнәлешле элемтәсен өзмәде. Мәсәлән, Иранда республиканың кайбер компанияләре эшли. Татарстан һәм Иранның мәдәни, гуманитар хезмәттәшлек һәм, әлбәттә, , икътисадый өлкәдә хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлекләре зур", - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot