Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^Минтимер Шәймиев: "Икмәк булса - җыр бар һәм ул һәрвакыт булачак"
^Минтимер Шәймиев: "Икмәк булса - җыр бар һәм ул һәрвакыт булачак"
(Казан, 30 август, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Бүген 10 сәгатьтә Халыкара ат-спорт комплексында "Алтын дага" бәйрәме башланды. Ул Казан тарихы турында сөйләүче сәхнәләштерелгән тамаша белән башланды. Халыкара ат-спорт комплексында Татарстаның иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше республиканың авыл хезмәтчәннәрен бүләкләүдән башланды. Быелгы уңыш өлешенә зур өлеш керткән 11 район башлыгы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә символик икмәк тапшырды. Урак өстендә бигрәк тә ТРның Нурлат, Арча, Түбән Кама, Балтач, Чирмешән, Чүпрәле. Актаныш, Әтнә, Теләче, Буа, Кукмара районнары зур хезмәт куйган.
Минтимер Шәймиев игенчеләрне сәламләп, авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм "Икмәк булса - җыр бар һәм ул һәрвакыт булачак", - дип ассызыклады Президент. Ул барлык җыелган халыкны Республика көне һәм Казанның 1000 еллыгы белән тәбрикләде һәм бөтен Татарстанның бәйрәмгә бергәләп һәм шатланып килүен билгеләп үтте. "Безнең бәйрәмнәрне шулай каршылавыбыз - сезнең хезмәтегез," - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Республика башлыгы сүзләренчә, игенчеләр бүгенге көндә 4 миллион тоннадан артык иген суктырган, бер гектардан уртача уңышлылык 30 центнердан артык тәшкил итә.
Бәйрәм ат-спорт ярышлары белән дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз