news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев: “Иң мөһим бурычларыбызның берсе – яшьләргә сыйфатлы белем бирү”

Минтимер Шәймиев: “Иң мөһим бурычларыбызның берсе – яшьләргә сыйфатлы белем бирү”

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Быел ТР Хөкүмәте гранты буенча чит ил вузларына укырга безнең республикадан 70тән артык студент китәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең “Татар-информ”га биргән интервьюсыннан мәгълүм булды.

Республика башлыгы сүзләренә караганда, соңгы елларда Татарстан Ауропа һәм Төньяк Американың әйдәп баручы мәгариф үзәкләре белән сыйфат ягыннан үзгә багланышларга күчүгә иреште. Ул шулай ук Болонский килешү кысаларында республиканың гомумауропа мәгариф киңлегенә керүенә җитди алшартлар барлыкка килде, дип өстәде.

“Минем карашка, безнең иң мөһим бурычларыбызның берсе – яшьләргә сыйфатлы белем бирү, актив яшьләрне ачыклау, бу безнең потенциал, - дип ассызыклады ул. – Без талантлы яшьләргә Хөкүмәт грантлары бирү кебек киң колачлы, Россия өчен уникаль булган проектны гамәлгә ашырабыз. Ел саен бюджеттан әлеге максатларга 60 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә”.

Илебезнең фәнни үзәкләре турында сөйләгәндә, М.Шәймиев яшь татарстанлыларның башлыча Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Томск вузларында укуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, чит илдә уку, беренче чиратта, Бөекбритания, АКШ, Германия, Франция һәм Швейцариянең әйдәп баручы университетлары белән бәйле. “Бүген 100гә якын егет һәм кыз чит илдә укуларын тәмамлап югары квалификацияле белгечләр булды, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. – Күпләр республиканың әйдәп баручы вузларыннан чакыру алды – алар аспирантлар булачак, калганнары исә эре предприятие һәм оешмаларда эшли башлаячак”.

Быел республика грантына 700гә якын студент һәм аспирант дәгъва иткән, дип билгеләп үтте ул. “Аларга җитди конкурс узарга туры килде: алар үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итте, халыкара конференцияләрдә катнашты, предприятие заказлары буенча проектлар эшләтте, Нәтиҗәдә рейтинг исемлеге төзелде, аңа чит илдә уку өчен – 70тән артык һәм Россиянең әйдәп баручы вузларында 170 студент керде, - диде М.Шәймиев. – Чит илдә белем алган студентларыбыз белемнәрнең аеруча инновацион тармакларын өйрәнү белән шөгыльләнә, алар киләчәктә югары технологияләр нигезе булачак. Бу, беренче очракта, нанотехнологияләр үсеше, ягъни киләчәк фәне белән бәйле”.

“Шунысын билгеләп үтәсе килә, без республикага чит ил студентларын да җәлеп итәбез. Узган уку елында бездә ерак чит илләр һәм БДБ илләреннән 60тан артык студент укыды”, - дип өстәде Татарстан башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot