Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Әхмәд Хаҗи Абдулаев белән очрашты
Әңгәмә барышында Татарстан белән Дагыстан арасында дини белем бирү һәм рухи мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Дагыстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәд Хаҗи Абдулаев белән очрашты. Бу хакта Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әхмәд Хаҗи Абдулаев Татарстанга эш сәфәре белән килде. Кичә ул Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Абдулаев Болгар музей-тыюлыгында булды, Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән танышты, Россия ислам институтында булды, Чистайда изге урыннарны карады, Казан Кремле буйлап экскурсиядә, Кол Шәриф мәчетендә, Әҗем, Апанай, Галиев мәчетендә булды.
Очрашу башында Әхмәд Хаҗи Болгар музей-тыюлыгында, Болгар ислам академиясендә һәм Казан мәчетләрендә булганнан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Әңгәмә барышында Татарстан белән Дагыстан арасында дини белем бирү һәм рухи мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
Очрашуда Дагыстан ислам университеты ректоры Мөхәммәд Абдулаев, «Симург» ҖЧҖ генераль директоры Самат Хәкимов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз