news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабының чираттагы томын йөзләгән меценатка тапшырды

Быел бу китапта Болгар, Зөя шәһәрчекләре, Болгар Ислам академиясе, Казан Изге Ана чиркәвен төзү-төзекләндерүгә ярдәм итүчеләр аерым күрсәтелгән.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Яңарыш” республика фондының Хәйриячеләр китабы беренче тапкыр үзенә 20 мең исемне сыйдырган. Бу хакта бүген Казан Кремлендә узган тантаналы чарада мәгълүм булды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев чираттагы томны 100ләгән меценатка, гадәт буенча, үзе тапшырды. Шулай ук аларга Рәхмәт хатлары да бирелде.

Китап беренче тапкыр өч өлешкә бүленгән. Аның беренче өлешендә борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә ярдәм итүчеләр кертелгән. Икенче өлештә Болгар Ислам академиясен төзүдә, өченчесендә Казан Изге Ана чиркәвен торгызуда булышучылар исемнәре язылган. Беренче һәм икенче өлешләрдә 7 шәр мең кешенең исемнәре булса, өченче өлештә 6 мең хәйрияче теркәлгән.

“Без тагын ике зур проектка тотындык. Беренчесе Болгар ислам академиясе. Ул Россиядә бердәнбер һәм башка андый проект юк. Казан Изге Ана иконасы чиркәвен торгызу республика халкы өчен генә түгел, Россия өчен дә зур әһәмияткә ия”, – диде Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренчә, 7 ел элек башланган эш Татарстан гына түгел, Россия өчен дә кирәкле һәм ил җитәкчеләре дә моны таный.

“Юбилеем алдыннан Мәскәүдә Владимир Владимирович Путин һәм Дмитрий Анатольевич Медведев белән очрашу барышында Россия Президенты Татарстан илебезнең рухи мирасын торгызуда зур эш башкаруын билгеләп үтте. Ул моны бик зур эш, диде. Бәлки, иң мөһимедер, дип атады”, – диде Минтимер Шәймиев.

Мәгълүм булганча, “Яңарыш” фонды моннан 7 ел элек оештырылды. Ул “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге”, “Казан Изге Ана иконасы чиркәвен торгызу”, “Болар Ислам академиясен булдыру” кебек проектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнә.

Әлеге проектларга ярдәм кулы сузган хәйриячеләрнең исемнәре исә Хәйриячеләр китабына теркәлеп барыла. Хәзер мондый басмалар VII томга җитте. Аларның I томында – 5 мең, II томында – 10 мең, III томында – 7 мең, IV томында – 8 мең, V томында – 8 мең, VI томында 10 мең кешенең исеме тупланган. Хәйриячеләр арасында басмаларның барлык томнарына керүчеләр дә бар. Аларны китапның алтын битләренә язалар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100