Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев: Габдулла Тукай иҗаты, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгырый
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Тукай иҗатының киләчәк гасырларга да ирешәчәгенә ышануын әйтте.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни киңлегендә» дип аталган фәнни конференциягә багышланган чыгышында Тукай иҗаты турында үз фикерен җиткерде.
«Габдулла Тукай иҗаты, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгырый», — диде ул видео аша мөрәҗәгатендә.
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе сүзләренчә, моның нигезендә, беренче чиратта, Тукай иҗатының халыкчан булуы ята. «Шуңа күрә аның шигырьләре ХХ йөз башында ук бөтен төрки дөньяга тарала һәм ул тугандаш халыкларның үз шагыйренә әйләнә», — ди ул.
Минтимер Шәймиев Тукай иҗатының киләчәк гасырларга да барып ирешәчәгенә ышануын әйтте.
«Аллаһка шөкер, ХХI гасырга да Тукай белән күчтек. Тукай иҗаты — милләтебезне саклау һәм киләчәккә җиткерү юлында, мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора. Һәм, иманым камил, ул киләчәк гасырларга да ирешәчәк», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз