news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Франческо Бандарин белән очрашты

Очрашу вакытында дөнья күләмендә танылган Ага Хан фонды белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре дә күтәрелде.

Минтимер Шәймиев Франческо Бандарин белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Халыкара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев Ага Хан Премиясе комитеты әгъзасы, ЮНЕСКО генераль директорының элеккеге урынбасары Франческо Бандарин белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу башында Минтимер Шәймиев һәм Франческо Бандарин тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча «Яңарыш» республика фонды эшчәнлеге турындагы экспозицияне карадылар. Минтимер Шәймиев кунакны Казан Кремлен, борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу буенча проектларның нәтиҗәләре белән таныштырды.

Франческо Бандарин Татарстанда элек тә булуын, әмма бу юлы Татарстанның мәдәни-тарихи мирасына һәм «Яңарыш» фондының аны саклауга керткән өлешенә багышланган китап проекты координаторы сыйфатында килүен әйтте.

«Сезнең мираска зур әһәмият бирүегезне һәм күп еллар аны яңадан торгызу белән шөгыльләнүегезне беләбез. Сез барыннан да бигрәк бу мәдәниятара диалог урнаштыруның шулкадәр мөһим булуын аңлыйсыз», - диде Франческо Бандарин.

Очрашу вакытында дөнья күләмендә танылган Ага Хан фонды белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре дә күтәрелде. Агымдагы елның сентябрендә Казанда Фонд эшчәнлеген тәкъдим итү белән бәйле чаралар узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot