news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт бүләкләрен тапшырды

Минтимер Шәймиев фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт бүләкләрен тапшырды

(Казан, 28 декабрь, «Татар–информ», Аяз Хәсәнов). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен тапшырды. Премияләр гуманитар, табигый һәм техник фәннәр үсешенә зур өлеш керткән, принципиаль яңа технологияләр эшләгән һәм кулланган, фән һәм техника казанышларын куллану нигезендә алынган югары производство нәтиҗәләре өчен бирелгән.

Татарстанның көньяк–көнчыгышында табигать саклау чараларын планлаштыру һәм гамәлгә ашыру максатыннан геомәгълүмат системаларын эшләгән һәм кулланган өчен дәүләт бүләкләренә география фәннәре докторы Олег Ермолаев, КДУ профессоры Николай Торсуев, КДУ доценты Виктор Белоногов, КДУ доценты Анатолий Савельев, «Татнефть» ААҖнең бүлек башлыгы Равил Гареев, «Татнефть» ААҖ баш инженеры урынбасары Борис Сизов, Татар нефть фәнни–тикшеренү һәм проект институтының бүлек мөдире Валерий Зайцев лаек булды.

Татарстанда терлек азыгы системасы эшләгән һәм гамәлгә ашырган өчен Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре Марсель Маликов, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фәүзия Гыйбадуллина һәм башкалар бүләкләнде.

Татар һәм рус телләрендә татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйга багышланган «Яңарыш хәбәрчесе» монографиясе өчен ТР Дәүләт бүләген «Мирас» журналының баш мөхәррире Миңнәхмәт Сәхапов алды.

Казансу елгасы аша күперне реконструкцияләүгә һәм Саескан тавы янында Кама аша күперне проектлау һәм төзелешенә кушымталар белән математик модельләү өчен А.Туполев исемендәге Казан техник университеты кафедрасы мөдире Виталий Паймушин, ТР Премьер-министры урынбасары, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов бүләкләнде.

Дәүләт премияләре шулай ук җир асты сулары чыганакларын күзәтү буенча югары нәтиҗәле методика эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен, эчке органнары авыру пациентларны эндохирургия дәвалавы өчен яңа инструментлар, җиһазлар һәм ысуллар эшләү һәм гамәлләштерү, Әлмәттә уникаль мемориаль һәм мәдәни-сәламәтләндерү архитектура корылмалары төзегән өчен бирелде.

Минтимер Шәймиев Дәүләт бүләкләре лауреатларын җылы котлады һәм бүген булган барлык фундаменталь белемнәрне кулланырга кирәк, дип билгеләп үтте. Без әле зур эш башлану алдында һәм фәнни потенциалыбызны тулысынча файдаланырга тиеш, диде Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot