news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев Евгений Примаковны юбилее белән котлады
“Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, энтузиазм һәм иҗади активлыгыгызга сокланам”, – дип ассызыклады ТР Президенты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 31 октябрь, “Татар–информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев РФ Сәүдә–сәнәгать палатасы Рәисе Евгений Примаковны 80 яшьлеге белән тәбрикләде.
“Бу көн Сезгә – Россиянең абруйлы сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, тәҗрибәле дипломат, башкалардан аерылып торган, талантлы кешегә чын йөрәктән чыккан сүзләрне тагын бер мәртәбә әйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Журналистика һәм фәнни эшчәнлек, дипломатия һәм “зур сәясәт”, тышкы разведка һәм Россия Хөкүмәте башлыгы вазифасы – ни белән генә шөгыльләнсәгез дә, боларның һәркайсында Сезнең тирән белемегез, зирәк акылыгыз, анализлау сәләте чагылыш тапты. Бай тәҗрибәгез һәм мәсьәләләрне хәл итүгә стратегик якын килүегез аркасында Сез җитәкчелек иткән Россия Сәүдә–сәнәгать палатасы бүгенге көндә Россия бизнес–бергәлегенең дәүләтләр һәм Халыкара оешмалар арасындагы нәтиҗәле диалогын тәэмин итүче оешмалардан санала. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, энтузиазм һәм иҗади активлыгыгызга сокланам. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телим”, – дип ассызыклады М.Шәймиев үзенең котлавында. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2