news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Эшләү дәверендә "Эрмитаж-Казан" үзәгендә миллионнан артык кеше булган

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Казанда дәүләт "Эрмитаж"ының күргәзмәсен ачты.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ", Ольга Голыжбина). "Барлыкка килгәннән башлап, "Эрмитаж-Казан" үзәгендә бер миллионнан артык кеше булган. Үзәккә нигез салынган 2012 елдан монда үткәрелгән 17 күргәзмәнең һәрберсе казанлылар һәм башкала кунаклары арасында уңыш казанган. Бүген республиканың мәдәни көн тәртибе бик зур һәм үзенчәлекле, әмма анда күп еллар дәвамында илдә булдырылган беренче эрмитаж үзәге мөһим урын алып тора", - диде «Под прозрачным льдом глазури. Фарфор Петербурга» күргәзмәсе ачылышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

"Казан, Татарстан – 2012 елда бөтен Россия Федерациясендә Михаил Борисович Пиотровский (Дәүләт "Эрмитаж"ы директоры – Т.-и.) ышанган бердәнбер шәһәр һәм төбәк. Без бүген биредә инде 17нче күргәзмәне ачабыз. Үзәктә миллионнан артык казанлы, татарстанлы һәм республика кунаклары булган. Бик зур рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев ачылыш тантанасында катнашкан Пиотровскийга. – Шәхси җыелмаларыгыздан кыйммәтле әйберләр алып килеп, ихтирам һәм ышаныч күрсәткәнгә бик зур рәхмәт. Без, үз чиратыбызда, аларга сак карыйбыз, барлык уңай шартлар тудырып, җентекләп саклыйбыз".

Искәртеп үтәбез, “Петербург Фарфоры” күргәзмәсендә галантерея эшләнмәләре – сервизлар, чынаяк җыелмалары, тәлинкә һәм статуэткалар, шулай ук фарфор скульптуралары тәкъдим ителгән. Алар фарфорның популяр жанралары, ягъни чәчәкләр, пейзаж, анималистика үсешен чагылдыра. Экспозиция биш бүлектән тора. Анда Романовлар йорты заказы буенча эшләнгән шедеврлар, совет чоры һәм заманча завод рәссамнары башкарган эшләр бар. Үзәк стендларында "Эрмитаж" һәм XVIII – XXI гасырлардагы Император фарфор заводы музееның коллекциясеннән 500гә якын предмет тәкъдим ителгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100