Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Минтимер Шәймиев драматургларны Чаллы театры өчен язарга өндәде
^Минтимер Шәймиев драматургларны Чаллы театры өчен язарга өндәде
(Казан, 2 март, "Татар-информ", Илисә Ганиева). Кичә кич Чаллыда реконструкциядән соң татар драма театрын ачу тантанасы булды. Бу тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Узган елның декабрендә хакимият театрны яңарту өчен 10 миллион сум бүлеп биргән. Бу акча театр фойесын, тамашачылар залын тулысынча үзгәртергә, аны тавыш һәм яктырткыч аппаратура белән җиһазларга, грим салу бүлмәсендә уңайлыклар тудырырга мөмкинлек биргән. Президентка барлык үзгәрешләрне дә күрсәттеләр, ул башкарылган эшләрдән канәгать калды. Аннары М.Шәймиев тамашачы сыйфатында театрның иң яхшы спектакльләреннән төзелгән бер сәгатьлек театральләштерелгән тамаша карады.
Чаллының татар театры залы зур түгел, ул 230 урынга исәпләнгән, сәхнә тамашачыларга якын урнаштырылган. Минтимер Шәймиев бу турыда: "Мондый сәхнәдә уйнау җиңел түгел - тамашачыларны алдап булмый", - диде. Ул республиканың драматургларын Чаллы татар театры өчен язарга өндәде. "Чаллыда яхшы театр булырга тиеш. Сезнең спектакльләрне карар өчен, тамашачылар билет алырга чират торырга тиеш. Театр бәясен төшерергә тиеш түгел. Сезгә моның өчен акча җитәчәк. Без бу турыда хакимият башлыгы һәм мәдәният министры белән сөйләштек", - диде Президент. Аның фикеренчә, театрның төп бурычы - үз традицияләрен, үз тамашачысын булдыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз