Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев: “Дин нигезләре дәреслегенең эчтәлеге барлык конфессия вәкилләрен канәгатьләндерергә тиеш”
Минтимер Шәймиев: “Дин нигезләре дәреслегенең эчтәлеге барлык конфессия вәкилләрен канәгатьләндерергә тиеш”
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Мәскәү һәм Бөтен Русия Патриархы Алексий II катнашында Благовещение кафедраль соборын ачу һәм башкалага Казан Изге ана иконасын тапшыруга багышланган матбугат конференциясе узды.
Татарстан мәктәпләрендә берьюлы ислам һәм православие нигезләрен кертү мөмкинлеге турындагы сорауга җавап биреп, Минтимер Шәймиев бу темага бәхәсләрнең күптән баруын билгеләп үтте. “Төрле карашлар бар. Күп кенә сәясәтчеләр төрле белдерүләр ясады. Балалар диннәр нигезләрен белергә тиеш, биредә башка фикерләр юк дип уйлыйм, чөнки иманның кайтуы һәм рухият яңарышы белем белән алу белән бергә үрелеп алып барылырга тиеш. Бу очракта әлеге сорау Татарстанга нисбәттән бик гади димәс идем. Барысы да дәреслекнең эчтәлегенә бәйле. Исеменә килгәндә, миңа “Дөнья диннәре тарихы” ошый, ләкин дин нигезләре дәреслегенең эчтәлеге барлык конфессия вәкилләрен канәгатьләндерергә тиеш”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Дини белемнәрне якшәмбе мәктәпләре ярдәмендә генә алуны Татарстан Президенты җитәрлек түгел дип атады. “Дәреслек илнең руханилары тарафыннан һәрьяклап каралырга тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз