news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев: “Д.Медведевның отышы – соңгы 8 елда дәүләт сәясәте җиңүе дигән сүз”

Татарстан Илбашы РФ Президентын сайлау нәтиҗәләренә сәяси бәяләр бирде

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Тимур Шәйдуллин). Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстанда РФ Президентын сайлау нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды.

Журналистлар белән аралаша башлагач та, республика Президенты ТР Үзәк сайлау комиссиясенең тавыш бирүнең ахыргы нәтиҗәләрен иртәгә чыгарачагын, әмма үзенең бүген үк “кайбер сәяси басымнарны ясарга кирәк дип табуын” искәртеп үтте. Илбашы белдергәнчә, Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары сайлаулар процессын һәм аларга әзерлекне актив рәвештә яктыртты. Ул журналистларга ике сайлау кампаниясе барышында да объектив эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм сайлаулар уздыру буенча шартлар тудыруда өлеш керткән республиканың хакимият структураларын билгеләп үтте.

Минтимер Шәймиев шулай ук республика хокук саклау органнарының зур эш башкаруына игътибар юнәлтте. “Кичә Татарстанда хәтта вак-төяк хокук бозулар да теркәлмәгән. Мондый көнне кешеләрнең бер-берсенең кәефен бозмавы бик яхшы”, - дип ассызыклады ул.

Президент фикеренчә, “асылда, кичәге сайлауларга старт 2 декабрьдә үк бирелде”. “Владимир Путин ноябрьдә үз тарафдарлары белән очрашканда, Дума сайлауларында җиңү Президент өчен тавыш биргәндә дә җиңүгә китерергә тиеш, дигән иде. Шулай булып чыкты да. Дмитрий Медведевның отышы – соңгы 8 елда дәүләт сәясәте җиңүе дигән сүз”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, Россия төзелү, планлы икътисадтан базарныкына күчү вакытыннан алып узган чор “мондый ил өчен бик аз вакыт”. “Бу җәмгыятьтә сәяси реформалар күзлегеннән каралган үзгәрешләргә кагыла. Әлеге юлдан барып, без барлык цивилизацияле дәүләтләр ия булган нәрсәләргә ирешәчәкбез. “Бердәм Россия”нең “Путин планы”н үз программасы дип белдерүе нәтиҗәсендә, кичә шундый җиңүгә ирешелде дә инде”, - дип саный Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, Дмитрий Медведев эчке һәм тышкы сәясәттә Владимир Путин алып барган курсның дәвам итәчәген белдерде инде. “Алар Владимир Путин белән кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген белә. Якын елларда Россиядә алдан күзалларлык сәясәт булыр дип уйлыйм”, - диде Минтимер Шәймиев.





news_right_1
news_right_2
news_bot