Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев Чаллыда гамәлгә ашырылучы яңа торак төзелеше проектларын хуплады
Минтимер Шәймиев Чаллыда гамәлгә ашырылучы яңа торак төзелеше проектларын хуплады
(Чаллы, 31 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). “Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм проекты буенча республиканың Чаллы шәһәрендә берничә микрорайон төзелә башлый.
Бүген Чаллыга эшлекле сәфәре барышында яңа торак төзелеше проектлары белән ТР Президенты Минтимер Шәймиевне дә таныштырдылар. Венгриянең “ТриГранит” компаниясе катнашында төзелүче 15нче микрорайон шәһәр үзәгендә Кама елгасы буенда урнашачак. Сүз “Яр буе” һәм “Яшьлек” микрорайоннары турында бара. Бүген аларның макетларын шәһәрнең “Сәүдә кварталы” сәүдә-күңел ачу үзәгендә күрсәттеләр. Проект буенча “Яр буе” торак секторы 180 гектар җирне биләп торачак. Биредә социаль ипотека буенча 1,5 миллион квадрат метр торак төзергә планлаштыралар. Хәзерге вакытта инде 57 йортта эш кайный. Төп инвестор - ТР Президенты карамагындагы дәүләт торак фонды. Ә генераль проектлаучы – “Татгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе. Торак йортлардан тыш, микрорайонда яңа спорт-сәламәтләндерү үзәкләре, балалар бакчалары, мәктәпләр, сырхауханә, кунакханә, күп катлы гаражлар һәм зур мәдәни-күңел ачу үзәген төзү дә ниятләнелә. “Яр буе” комплексында барлыгы 44 мең кеше яшәр дип көтелә. “Яшьлек” торак микрорайонының инвесторы исә “Фон” ҖЧҖ. Ул дүрт гектар җирдә төзелеш алып барачак. Биредә 23 торак йорт, 260 автомобильгә исәпләнгән күп катлы гараж, офис биналары, өч мәктәп һәм ике балалар бакчасы булачак. “ТриГранит” корпорациясе 15нче микрорайонны 18 гектар җирдә төзергә ниятли. Монда барлыгы 21 мең квадрат метр торак сафка бастырылачак. Минтимер Шәймиев Венгрия компаниясе проектына аеруча югары бәя бирде. Шуны раслап ул аларның мәгълүмат стендына имзасын куеп калдырды. Яңа микрорайоннар территорияләрен кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү өчен Чаллы шәһәр советы 2010 елга кадәр инженер челтәрләрен үстерү программасын кабул иткән. Шәһәрнең “Йорт төзелеше комбинаты” ҖЧҖ, “Стройдеталь” ҖЧҖ, күзәнәкле бетоннар заводы төзелеш өчен кирәкле яңа материаллар җитештерүне үзләштерә башлаган. “Чаллы бүген үзенең киләчәген яхшы күз алдына китерә. Шәһәрнең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен комплекслы эш алып барыла. Торак йортлар, сәүдә һәм күңел ачу комплекслары төзелеше буенча әзер проектлар, кирәкле күләмдә инвестицияләр бар. Эре автомобиль төзү үзәге булган Чаллы торак йортларга аеруча мохтаҗ иде. Илдар Халиков җитәкчелегендәге җирле хакимият бу мәсьәләне чишү өчен күп көч куя”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз