Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев: ”Булган шартларда без үзебезне, лаеклы рәвештә, күрсәтә белергә тиеш”
ТР Фәннәр академиясендә “Татарстанда ХХ-ХХI гасырлар чигендә гуманитар фәннәр” темасына фәнни конференция дә ТР Дәүләт Киңәшчесе катнашты
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Фәннәр академиясендә “Татарстанда ХХ-ХХI гасырлар чигендә гуманитар фәннәр” темасына фәнни конференция ачылды. Ул ТР Фәннәр академиясенә нигез салучы һәм аның беренче президенты Мансур Хәсәновның (1930-2010) тууына 85 ел тулуга багышланган иде. Чарада галимнәр, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР парламенты депутатларыннан тыш, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Конференциянең ачылу өлешенә ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов рәислек итте.
“Мансур Хәсәнович бик зур шәхес иде. Аның нинди тирән, нинди холыклы, нинди кеше булуын, аның фикер агышын ачыклау өчен Мансур Хәсәновичны якыннан белү кирәк, - дип сүз башлады Минтимер Шәймиев. – Миңа калса, ул безнең арадан әле тулысынча ачылып бетмичә китте. ХХ-ХХI гасырлар чигендә үзенчәлекле холыклы, оештыру сәләтенә ия булган, үз республикасына, татар халкына хезмәт иткән бу кеше юкка гына тумаган. Ул чорының бөтен мөмкинлекләрен файдаланып эш итте”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты хакында.
Минтимер Шәймиев Мансур Хәсәновның кайда гына эшләсә дә, тирән эз калдыруын искәртте һәм аның истәлегенә Казанның Арча кыры зиратында бюст ачуны зур эш дип атады.
“Мин республика җитәкчесе булган чорда да дәүләт төзелешендә гуманитар өлкәдә зур эшләр башкарылды. Ул чорда нинди министрлар эшләде, нинди кыен мәсьәләләрне чишәргә туры килде... Кадрлар көчлелеге нәтиҗәсендә, ныклы традицияләр урнашты. Алар бик кыен шартларда республика һәм халыкка хезмәт итте”, - диде Минтимер Шәймиев чыгышында.
ТР Фәннәр академиясе барлыкка килү тарихына тукталып, ТР Дәүләт Киңәшчесе аның буш урында гына булдырылмавын искәртте. Ул шулай ук фән белән шөгыльләнүчеләрне тыймаска, әлеге юнәлештә теләсә кем эшчәнлек алып бара алмавына да басым ясады һәм андый кешеләрне мәктәп яшеннән үк үстерергә һәм аларга ярдәм итәргә кирәклеген әйтте.
“Халыкның традицияләрен саклау, аларны берләштерү өстендә үзебездән башка берәү дә эшләмәячәк. Дөнья безгә ачык. Шул шартларда без, үзебезне, лаеклы рәвештә, үзебезне күрсәтә белергә тиеш”, - диде Минтимер Шәймиев залдагыларга мөрәҗәгать итеп.
“Бу еллар дәвамында Мансур Хәсәнович җитәкчелегендә “Татар энциклопедиясе” эшләнелде − бу бик зур эш һәм аны тиешле бәяләргә кирәк”, - диде һәм төрле юнәлешләр буенча да энциклопедияләр төзү буенча фикерләр, заказлар булуын искәртте. - Бүгенге конференциянең максаты − гуманитар юнәлешне үстерү. Уңышлар бер көндә генә килми, тарих битләрендә бу бик кыска вакыт. Үз-үзебезне күрсәтергә һәм иҗат итәргә кирәк”, - диде Минтимер Шәймиев.
Мәгъзүм Сәлахов та Мансур Хәсәновка бюст ачылуны зур вакыйгага тиңләде. “Ул үзе исән вакытта ук үзенә һәйкәл куйган бәхетле кешеләрнең берсе иде. Аның хакында сүз чыкса, без бары яхшы һәм җылы сүзләр генә ишетәбез. Ул мәсьәләне хәл итү юлын таба белде һәм Татарстан халкына хезмәт итте”, - диде чыгыш ясаучы.
1991 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясен булдыру турында Указ имзалана. Әмма Указ имзалану һәм академияне булдыру − икесе ике әйбер. Мансур Хәсәновичның галим булуы өстенә оештыру сәләте булуы бик зур әһәмиткә ия. Татар теле һәм татар халкына бәйле булган тикшеренүләр бик мөһим иде һәм ул гуманитар өлкәдә эшчәнлек алып барды, диде М. Сәлахов һәм ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты татар халкы мирасын торгызу буенча зур эшләр башкаруын ассызыклады.
Конференөия ачылу тантанасында Башкортстан Республикасының “Башкорт энциклопедиясе” Фәнни-нәшрият комплексы генераль директоры Вилдан Сәетов, Рсоссия ФА Урал бүлеге Удмуртия тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Алексей Загребин, Марий Эл Республикасы Хөкүмәте каршындагы В.М. Васильев исемендәге Тел, әдәбият, тарих Мари фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Казимов чыгыш ясадылар.
Шулай ук чарада рус телендәге 6 томлы “Татар энциклопедиясе”н презентацияләү планлаштырылган иде.
Конференциянең пленар өлеше көннең икенче яртысына билгеләнгән.
Руслан Дәүләтшин фотосы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз