Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев Болгарда Үзәк банк конкурсында Казан өчен тавыш бирергә чакырды (видео)
Тавыш бирү өчен санаулы минутлар калып бара.
(Болгар, 7 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Болгар ислам академиясе һәм Кол Гали кунакханәсе төзелеше белән танышу максатыннан, эш сәфәре белән Болгарга килде. Аның белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров та бар иде.
Иң элек Минтимер Шәймиев 200 сумлык акчада Казан сурәте төшерелгән зурайтылган үрнәкне тоткан яшьләр һәм төзүчеләр янында фотога төште. Дәүләт Киңәшчесе яңа кәгазь акча банкнотларында сурәтләнәчәк шәһәр өчен бүген Интернет челтәрендә тавыш бирү төгәлләнүен искәртте. Акчалар тышлыгында Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәген әйтик. Моңа берничә шәһәр дәгъва кыла, шул исәптән Казан да.
"Бүген банкноталар язмышы хәл ителә. Көндәшлек зур. Ничек кенә булса да, безнең моңа дәгъва кылуыбыз, теләгебезне белдерү мөһим. Миңа бүген Болгар ислам академиясе объекты фонында төзүчеләр һәм яшьләрнең җыелуы ошый. Май аенда капсула салынган иде, бүген тышкы бизәкләү эшләре башлана - моңа ышануы да авыр. Шулай дәвам итәргә!" - дигән теләктә калды ул. Аннан соң Минтимер Шәймиев Казан өчен үз тавышын бирде.
Искәртәбез: тавыш бирү өчен санаулы минутлар калып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз