news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Болгарда “Кол Гали” кунакханәсе комплексы төзелеше белән танышты

Бүген комплекс бинасы эчендә эчке эшләр бара, инженер коммуникацияләр үткәрелгән.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Болгарда  “Кол Гали” кунакханәсе комплексы төзелеше барышы белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Грань” ҖЧҖ подрядчы оешманың генераль директоры Леонид Анисимов сөйләвенчә, бүген комплекс бинасы эчендә эчке эшләр бара, инженер коммуникацияләр үткәрелгән. “Ол Сизонс отель менеджмент” АҖ Директорлар советы рәисе Марсель Имамов белән комплекс директор-менеджеры Фади Свейдан хәзер кунакханә эшен оештыру һәм персонал сайлау белән шөгыльләнәләр, дип сөйләделәр.

Киңәшмәдә шулай ук номерлар, фойе, ресторан, күп функцияле залны һәм сөйләшүләр залының эчке бизәлеше турында фикер алыштылар.

XIV гасыр Болгар Ак палата үрнәге буенча торгызылган СПА-комплекс уникаль бина төзелеше шулай ук тәмамланган, төзүчеләр биналарның эчке эшләренә һәм җиһазлар куюга керештеләр.

Минтимер Шәймиев кунакханәнең эчке һәм тышкы дизайны буенча фикер алышу тәмам, хәзер уйлаган эшләрне гамәлгә ашыру һәм “Кол Гали” кунакханә комплексын матур итеп эшләп бетерергә кирәк, дип билгеләп үтте. Болгарга килүчеләр елдан-ел арта һәм алар кунакханә әзер булуын түземсезлек белән көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100