news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте

Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, бу җирлекне файдаланмау - үзе зур гөнаһ.

 

(Болгар, 21 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башларга вакыт җиткәнен әйтте. Бу хакта ул бүген Болгар ислам академиясендә мөселман дин әһелләре белән очрашуда белдерде.

Президент Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә сүз биргәнче, бүген Болгарның ЮНЕСКО исемлегендә булуы аның саллы хезмәт нәтиҗәсе булуын искәртте.

"Рәхмәт килүегезгә, бер очрашу үзе бер гомер. "Яңарыш" фонды эшли башлауга, 8 ел эчендә Владимир Путин һәм сезнең ярдәм белән быел Болгарны яңарту, торгызу буенча төп эшләрне төгәлләп киләбез. Бүген иң мөһим эшләрнең икенче этабы башлана. Безгә бу җирләрне үзләштерергә кирәк. Безнең укучылар, яшьләр белән эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Без җәйгә программа төзергә тиеш. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр министрлыгы, академия белән берлектә, Татарстан балаларын гына түгел, башка җирләрдән дә кабул итеп булыр иде. 500-600 баланы бүген үк кабул итә алабыз. Академия шәкертләрен дә кертеп, яхшы классик программа кирәк. Ул тел, Коръән телен дә саклауны күздә тотырга тиеш. "Сәләт" хәрәкәте кебек шундый хәрәкәт кирәк. Без бу җирлекне яшьләрне җәлеп итеп, эчтәлекле эш белән тулыландырырга әзер. Кечкенәдән балаларның үзаңына сеңдерергә кирәк. Бу җир безгә Ходай Тәгаләдән бирелгән, аны файдаланумау үзе гөнаһ булыр иде", - диде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе Изге Болгар җыенының русча атамасы булмавын да искәртте. Рөстәм Миңнеханов аның сүзен җөпләп: "Бу дөрес тә , тәрҗемә итәргә дә кирәкми", - диде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100