news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Болгар ислам академиясен вакытында файдалануга тапшырырга тырышачакбыз

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Камил Исхаковның академия учредительләре белән тыгыз эшчәнлек алып барачагын әйтте.

 (Болгар, 11 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Болгар ислам академиясенең учредительләр советы булдырылуы һәм аның рәисе итеп Камил Исхаков билгеләнүе ректорны сайлау һәм академияне киләсе уку елына ачу буенча эшләрне алып баруга мөмкинлек бирәчәк. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев журналистларга бүген Болгарда узган утырыш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә шулай дип белдерде. Искәртеп үтик, бүген "Ак мәчет"тә Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме уздырылды. Аңарчы Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар белән очрашты.

Дәүләт Киңәшчесе академиянең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр Шурасы, Россия Үзәк Диния нәзарәте башлангычы белән төзелүен билгеләп үтте. Кавказ Диния нәзарәтләреннән тыш, Россиянең бөтен мәхәлләләре хәзер төзелә торган академиянең учредительләре булып торуын шәрехләде.

Минтимер Шәймиев ике ел элек Уфада булган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путинның Россиядә магистратура, докторлык диссертацияләрен яклый алырлык, дин галимнәрен әзерләүче уку йорты булырга тиешлеген белдерүен искәртте. "Хәзер аларга җәмгыятьтә ихтыяҗ зур. Өстәвенә, Татарстанда булган хәнәфи мәзһәбе юнәлеше гасырлар буе үзен-үзе аклап килә. Безнең мөселманнарның, православие вәкилләре һәм башка конфессияләрнең тәгълиматлары, карашлары гасырлар буе уртак тел таба алуын, тынычлыкта һәм татулыкта яши алуын дәлилләгән. Мондый тәҗрибәгә ихтыяҗ хәзер беркайчан булмаганча зур. Бөтен дөньяда бик кирәк ул", - дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Камил Исхаковны ярдәмчесе итеп билгеләгәнен, Камил Исхаковның моңа ризалашканын һәм бүгенге утырышта аны учредительләр советы җитәкчесе итеп куелганын әйтте. "Камил Исхаковның әтисе дә имам булып эшләгән. Нинди гаиләдә тәрбияләнсәң, күңелдә шул була инде", - дип шәрехләде ул.

Минтимер Шәймиев Камил Исхаковның академиянең учредительләре белән эшләячәген, уку йортының уставы буенча эш алып барылачагын, киләсе елның сентябрендә ачылсын өчен барлык кирәкле эшләр башында торачагын билгеләп үтте. "Дин әһелләрен табарга кирәк хәзер. Бөтен Россиядән имамнар белән эшләргә кирәк. Эш дөнья тәҗрибәсен исәпкә алып башланырга тиеш. Бездән бәйле булганын эшләп, бу комплексны вакытында файдалануга тапшырырга тырышачакбыз. Анда укучылар, мөгаллимнәр составы өчен дә бөтен шартлар тудырылачак", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100