news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Болгар ислам академиясе өчен кулъязмалар түләүсез булырга тиеш

Болгар ислам академиясе студентларының кулъязмаларны цифрлаштыру буенча эшчәнлеге Эрмитаж директорына да тәкъдим ителде.

(Болгар, 19 октябрь, "Татар-информ", Рушан Хәялиев). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, Болгар ислам академиясе өчен кирәкле кулъязмалар түләүсез булырга тиеш. Бу хакта ул Болгар ислам академиясендә Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский белән очрашу вакытында белдерде. 

Искәртеп үтик, бүген Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровскийга Болгар ислам академиясендә оештырылган уку процессының үзенчәлекләре күрсәтелде.

Студентларның борынгы кулъязмаларны цифралаштыру өчен әзерләнгән Transkribus программасы ярдәмендә Шиһабетдин Мәрҗанинең “Тарих әл-вафаяти әслаф” хезмәтен эшкәртүе Петербург кунагында аерым кызыксыну уятты. Академия президенты Камил Исхаков әйтүенчә, бу программа Австриянең Инсбрук шәһәре университетында җитештерелгән һәм ул бөтен Европа архивларында киң кулланыла. Камил Исхаков билгеләп үтүенчә, Болгар ислам академиясе бу программаны алу теләген белдергәч, австриялеләр: “Безнең программа гарәп телен “белми”, чөнки сезгә кадәр бу тел буенча безгә әле бер кем дә мөрәҗәгать иткәне юк иде”, – дигән. Болгар ислам академиясе студентлары ярдәмендә программа гарәп язуы белән дә эшли башлаган.

Сөйләшүдә шулай ук академия фондының әле бик яшь һәм санаулы булуы искә алынды. Россия университетлары арасында иң зур кулъязма фондларының берсе – Казан (Идел буе) федераль университетында. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин университет фонды кулъязмаларының бер битен төшереп алу өчен 50 сум акча түләнелүен әйтте. Бу эшчәнлек киңәйгән очракта шактый зур күләмдәге бурыч барлыкка килергә мөмкин. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, бу мәсьәләдә Болгар ислам академиясе өчен искәрмә ясау урынлы булыр иде. Ул кулъязмаларның күчермәсен КФУ түләүсез бирергә тиеш дигән фикер белдерде. “Без алар өчен дога кылырбыз”, – дип шаярып өстәп куйды Шәймиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100