news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев: «Бию – дөнья илләренә бер-берсе белән аңлашуга иң якын юл»
Бүген Татарстан Президенты балаларның «Бәхетле балачак» IV халыкара бию фестиваленең йомгаклау концертында булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). «Дөнья илләре бер-берсе белән дуслашырга тиеш. Ә бию үзара аңлашу табуга илтүче иң якын юл». Бүген «Бәхетле балачак» IV халыкара бию фестивалендә катнашучылар алдында ясаган чыгышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев әнә шулай дип белдерде.
Традиция буенча Казанда оештырылучы бу балалар иҗаты фестивалендә быел 6 ил коллективы катнашты. Алар бер-берсенең телен аңламаса да, бию теле аша аралашты. Бию теле аша сәнгатьнең башка халыкларга киртәләрсез барып җитүен Минтимер Шәймиев тә ассызыклады. Ул белдергәнчә, бию дөньяда аралашу теле. Аңа һәр халыкның традициясе, үткәне һәм бүгенгесе салынган.
Билгеле булганча, Татарстанда халык биюләренең халыкара фестивале «Бәхетле балачак» хореографик ансамбле инициативасы белән 1999 елдан бирле оештырыла. Беренче фестивальдә күрше Башкортстан, Мари-Эл республикаларыннан, шулай ук Грузия, Мәскәү коллективлары катнашкан иде. 2002 елгы икенче фестиваль географиясе тагын да киңәйде. Ул вакытта Казан һәм республика тамашачысы Казахстан, Латвия, Польша коллективлары белән очрашты. Беренче тапкыр буларак, фестивальдә катнашучылар республиканың башка шәһәрләре һәм районнарында да чыгыш ясады. 2004 елда Казан әлеге халык биюләре фестивален өченче тапкыр кабул итте. Ул чагында безгә Чехия, Белоруссия, Украина, Латвия, Волгоград балалар ансамбльләре килде. Ә быелгы дүртенче иҗат фестивале Россия, Болгария, Сербия, Төркия, Венгрия һәм Украинадан 200 дән артык сәләтле малай һәм кызны бер мәйданга җыйды. Аның Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Гаилә елында һәм Балаларны халыкара яклау көнен билгеләп үткәндә узуы әһәмиятен тагын да арттырды. Моңа үзенең чыгышында Татарстан башлыгы тагын бер кат басым ясады. «Икенче бөтендөнья сугышы җир йөзеннән миллионлаган аталарны, аналарны, балаларны югалтуга китерде. Бу афәтләрне балалар башка күрмәскә тиеш. Әлеге проблеманы чишүгә беренче булып хатын-кызларыбыз күтәрелде. 1949 елда Хатын-кызларның халыкара федерациясе 1 июнь көнен Балаларны яклау көне итү турында карар кабул итте. Әгәр бу көндә барыбыз да биибез, көләбез икән, бу – хатын-кызларыбызның казанышы, без аларга рәхмәтле», – дип белдерде Президент.
Татарстан башлыгы үз чыгышында республикада күпсанлы сәләтле коллективлар булуын билгеләп узды, талантлы яшьләрне ачыклаучы «Йолдызлык» фестиваленең перспективаларына да тукталды. Аның сүзләренчә, киләчәктә фестивальдән инде хәрәкәткә әверелгән «Йолдызлык»ның тагын да көчәячәгенә шик юк. Минтимер Шәймиев Казан бию фестивалендә катнашкан коллективларга, аларның сәнгать җитәкчеләренә, ул илләр башлыкларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Быелгы фестивальнең катнашучыларына Татарстан, Россия тормышындагы тарихи вакыйганың шаһитлары булырга язды. Фестиваль барган көннәрдә Казан 2013 елгы Универсиаданы уздыру өчен көрәштә җиңү яулады. Президент шушы шатлыклы көндә Казан, Татарстан халкы белән бергә булган фестивальдә катнашучы балаларның һәм сәнгать җитәкчеләренең барысының да исемлеген әзерләргә кушты. Аларның барысына да 2013 елгы Казан Универсиадасына Президентның шәхси чакыруы юлланачак .

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2