news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Биләр тыюлыгын төзекләндерү мәсьәләсенә ачыклык кертте

Беренче башкала буларак, Биләрдә тарихи мирас бар һәм ул күп, ди Дәүләт Киңәшчесе.

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләнүче “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый тыюлыкны төзекләндерү мәсьәләсенә ачыклык кертте.

“Биләрне торгызу буенча миңа бик еш сорау бирәләр. Әмма мин бу хакта сөйләмим диярлек. Чөнки без Болгарны торгызуга алынырга кирәк икәненә Казанның мең еллыгына Казан Кремлен төзекләндерү барышында аңладык. Ашаган белми, тураган белә, ди. Шуңа да без эшнең нинди күләмдә булуын һәм моңа ничек килергә икәнен беләбез”, – диде бүген журналистлар белән аралашу вакытында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Ул “Хәзинә” милли галереясында урнашкан “Биләр. 1236 ел көзе” күргәзмәсе белән танышты.

“Биләрне Болгар дәүләтенең беренче башкаласы икәнен беләбез. Аның өч башкаласы булган. Сувар, Болгар. Без нәрсәдән башларга тиеш идек. Болгар – ул дәүләт. Башкала да, һичшиксез, мөһим. Шуңа да без Болгар дәүләте, аның төзелеше, дәүләт күләмендә, ирекле рәвештә ислам дине кабул ителгән дәүләтне өйрәнә башладык”, – дип аңлатма бирде Минтимер Шәймиев.

Аның фикеренчә, ислам диненә, проваслав диненә дә кагылган тарихи һәйкәлләрне торгызу республикада тынычлык һәм иминлекне саклап калырга ярдәм итә.

“Беренче башкала буларак, Биләрдә тарихи мирас бар һәм ул күп”, – ди Дәүләт Киңәшчесе.

“Безнең җиребезнең, республикабызның тарихы бик бай. Игътибарыбызны матди булмаган байлыкларга юнәлдерергә тырышабыз. Әмма һәрвакытта да без ниятләгән проектларны тормышка ашырып булмый. Хәзер бик зур проектлар тормышка ашырыла. Аларны эшли башлаганда без чын күңелдән, күңел өчен эшләнелә һәм кешеләргә, һичшиксез, ошаячак, дигән идек. Моның шулай икәнен тормыш күрсәтә”, – диде Минтимер Шәймиев.

Аның фикеренчә, тарихи объектларны торгызу республикага туристларны нык җәлеп итте.

“Кыска вакыт эчендә Казан Кремле, Болгар, Зөя ЮНЕСКО исемлегенә керү, бөтендөньяның универсаль кыйммәте итеп танылды – тарихны моннан да югары бәяләп булмый. Безнең тарихыбыз гади генә түгел. Тарихыбызны хаталы итеп күрсәтү омтылышлары да булды”, – дип билгеләп үтте Дәүләт Киңәшчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100