Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минтимер Шәймиев: “Безнең балаларыбыз шат күңелле булса, үзебезне бәхетле хис итәбез”
Минтимер Шәймиев: “Безнең балаларыбыз шат күңелле булса, үзебезне бәхетле хис итәбез”
(Биектау, 29 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Биектау районына эш сәфәре кысаларында Биектау авылында яңа Балалар иҗаты йортын ачу тантанасында катнашты.
Биектау балалары инде күптәннән яңа иҗат йорты турында хыялланган. Шуңа күрә бүгенге вакыйгага алар әти-әниләре белән бәйрәмчә киенеп бик күп балалар килгән иде. Президентның әлеге эш сәфәрендә ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТР сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин, ТР Дәүләт Советы сәркатибе Валентина Липужина һәм башка рәсми затлар озатып йөри. Иҗат мәктәбе урнашкан 919,9 квадрат метрны тәшкил иткән ике катлы бина республика бюджеты исәбенә, “Дан” ҖЧҖ тарафыннан сафка бастырылган. Биредә барлыгы бер үк вакытта 300гә якын бала шөгыльләнә алачак. Инде бүгеннән иҗат йортында 8ләп түгәрәк эшли башлар дип көтелә. Беренче катта шахмат мәктәбе, музыка уен кораллары класслары, икенче катта хореография һәм сынлы сәнгать заллары урнашачак. Ә цоколь биеклегендәге катта тренажер бүлмәләре ачылачак.
Минтимер Шәймиев балалар иҗат йортына буш кул белән килмәде – яшь талантларга ул пианино бүләк итте. “Елмаеп чыккан көзге кояш бүгенге тантанага аеруча бәйрәм рухы өсти, - дип сүзен башлады Минтимер Шәймиев балаларны яңа иҗат йорты ачылу белән тәбрик итеп. – Безнең балаларыбыз шат күңелле булса, үзебезне бәхетле хис итәбез. Шуңа күрә аларның ялын оештыру, талантларын үстерү өчен без барысын да эшләргә тиешбез. Республиканың моңа бөтен мөмкинлекләре дә бар: финанс чаралары да, кадрлар да”. Биектау районының киләчәгенә килгәндә, Минтимер Шәймиев бу төбәкнең Казан каласы белән тыгыз элемтәдә булачагын ассызыклады. “Биектау якын елларда сәнәгать үзәгенә әвереләчәк. Чөнки биредә инвестицияләр җәлеп итү, төрле җитештерү объектлары ачу өчен уңайлы шартлар бар. Моңа районның башкалага якын урнашуы, җитештерүчеләр өчен мөһим булган күрсәткеч – юллар челтәре белән тәэмин ителеш зур роль уйный. Болар барысы да биектаулыларның яшәү дәрәҗәсен үстерергә, аларны лаеклы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә зур мөмкинлек бирәчәк”, - диде Минтимер Шәймиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз