Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минтимер Шәймиев беренче укытучысын искә алды
«Хәдичә апа авыл мәктәбендә бердәнбер укытучы, һәркайда өлгерә иде, ничек яратмыйсың ди инде аны?!» — диде Минтимер Шәймиев.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендәге очрашуда беренче укытучысын искә алды.
«Беренче укытучым Хәдичә апаны, кайда гына эшләсәм дә, гел хөрмәтләп, игътибар күрсәтеп тордым. Ул бит беренче укытучы. Тагын нәрсә кадерлерәк була ала? Хәдичә апа авыл мәктәбендә бердәнбер укытучы, һәркайда өлгерә иде, ничек яратмыйсың ди инде аны?!» — диде Минтимер Шәймиев.
Ул укытучы дәрәҗәле кеше булганын, ата-аналар булдыра алганча укытучыга ярдәм итүен дә искәртте.
«Балаларның белеме хакына шундый бердәмлек булган. Безнең балачакның иң авыр елларында да укытучының абруе иң өстенлекле сорау булды. Укытучы мәктәпкә барып, балалар белән шөгыльләнә алсын өчен, кешеләр соңгысын бирергә әзер торган. Без шуның аша уздык, мәхәббәт тә шуннан», — диде.
Сүз уңаеннан, Минтимер Шәриповичның бүген үзен дә укытучы дип атаучылар булды. Аның кулыннан Рәхмәт хаты алган Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Минтимер Шәриповичны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та укытучысы дип исәпли. Ул бүген безнең барыбыз өчен дә укытучы булып кала. Олы укытучыбыз алкышларга лаек», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз