news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев белән Анатолий Карпов шахмат буенча Россия чемпионаты суперфиналы уеннарын карады

"Хәзинә" галереясенда ир-атлар арасында шахмат буенча 67нче һәм хатын-кызлар арасында 64нче Россия чемпионатының беренче туры башланды

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россия шахмат федерациясенең Попечительләр советы әгъзасы Минтимер Шәймиев һәм шахмат буенча 12нче дөнья чемпионы, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов классик шахмат буенча Россия чемпионатының ир-атлар һәм хатын-кызлар суперфиналлары уеннарын карады. Бүген Казан Кремлендә урнашкан "Хәзинә" милли сәнгать галереясында аларның беренче туры башланды.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минтимер Шәймиев белән Анатолий Карпов Николай Фешин картиналары экспозиясе урын алган күргәзмә залы буйлап үтте, анда бүген турнирның беренче партиясе уйналырга тиешле шахмат такталары урнашкан. Кунаклар Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесыннан яшь рәссамнарга да игътибар юнәлтте: алар уен вакытында илнең иң танылган шахматчыларының эскиз портретларын ясый. Аннары кунаклар төрле чор фотографларының шахмат турындагы кара-ак фотосурәтләр күргәзмәсе белән танышты, суперфинал матчларыыннан онлайн-трансляция залын карады: анда шахматчы, комментатор, шахмат сөюче, журналист һҗм гади тамашачылар чемпионат уеннарын күзәтә.

Экскурсияне тәмамлап, Минтимер Шәймиев: "Суперфиналны оештыручыларга, бигрәк тә Россия шахмат федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченко фондына зур рәхмәт. Анатолий Евгеньевич Карпов бәяләгәнчә, уңышлы уйнау өчен бөтен шартлар да тудырылган. Уңышлар телибез! Кешеләр шахмат уйный икән  - бу бөтенесе өчен отышлы", - диде.

Турнир Россия шахмат федерациясе тарафыннан Елена һәм Геннадий Тимченко Хәйрия фонды белән бергә ТР Хөкүмәте булышлыгында "Музейларда шахмат" программасы буенча үткәрелә.

Искәртеп узабыз: кичә Казан ратушасында ир-атлар арасында шахмат буенча 67нче һәм хатын-кызлар арасында 64нче Россия чемпионаты суперфиналлары ачылу тантанасы узды.  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.      

news_right_1
news_right_2
news_bot