news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев: Барлык елларда республика халыклар дуслыгын саклап кала алды

«Бу дуслыкның кадерен белергә кирәк!» — дип белдерде Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев: Барлык елларда республика халыклар дуслыгын саклап кала алды
tatarstan.ru

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика 100 еллык тарихында халыклар дуслыгын, үзара аңлашуны саклап кала алды. Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Ратушасында Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәмне билгеләп үтү буенча федераль оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде.

Дәүләт Киңәшчесе Татарстан үзенең 100 еллыгын бүген аны югары дәрәҗәдә бәяләгәнчә каршы алуы зур казаныш, зур вакыйга булуын искәртте. «Күпме генә милләт яшәсә дә, Татарстанда халыклар дуслыгы сакланды. Бу бөтен Россиядә, башка милли республикаларда да зур казаныш, нәтиҗә. Бу дуслыкны бәяли белергә, кадерен белергә кирәк!» — дип белдерде ул.

Минтимер Шәймиев әйтүенчә, «өстәлдә икмәк бар, шулай булгач, башка кыйммәтләргә игътибар бирә башладык». «Республикада гамәлгә ашырыла торган процесс — илнең рухи күтәрелешенә алынырга кирәк, без хәзер моңа өлгердек. Рухи яңарыш халык күңеленә бик якын. Кешеләр өс бөтен, тамак тук булгач, традицияләрне саклау турында уйлый», — ди ул.

Дәүләт Киңәшчесе мәдәният төшенчәсе киңкырлы булуын, Конституция төзәтмәләрендә дә мәдәнияткә зур игътибар бирелүен искәртте. Халыклар арасында мәдәниятара диалог ЮНЕСКО тарафыннан хуплануын билгеләп узды.

«2010 елда без яңарышка алынып, тарихи объектларның куәтле фондын булдырып, горурлык белән әйтә алабыз: без бу елларда Бөтендөнья мирас исемлегенә өч объектны кертә алдык. Болар Казан Кремле, Болгар шәһәре, Зөя утрау-шәһәре. Бу объектларны торгызуда бөтен халык катнашты», — диде Минтимер Шәймиев.

Утырышта РФ вице-премеры Марат Хөснуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot