news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: “Барлык дәрәҗәдәге бюджет чыгымнарын кыскартырга кирәк”

Кичә Калугада Хөкүмәт комиссиясе утырышында РФ субъектларында башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча фикер алыштылар

(Калуга, 21 октябрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Кичә Калугада РФ Премьер-министры Владимир Путин җитәкчелегендәге Хөкүмәт комиссиясе утырышында РФ субъектларында башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча фикер алыштылар. Утырышта Татарстаннан ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Шулай ук утырышта РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, РФ Хөкүмәте Рәисенең урынбасарлары Дмитрий Козак һәм Сергей Собянин, РФ Президентының Үзәк федераль округтагы тулы вәкаләтле вәкиле Георгий Полтавченко, тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, РФның 20 төбәк башлыгы катнашты.
Минтимер Шәймиев утырыш тәмамлангач журналистларга башкарма хакимиятнең эш нәтиҗәлелеге бик актуаль мәсьәлә дип белдерде. Нәтиҗәлелек бәяләре критерияләрен камилләштерергә кирәк. Хәзерге вакытта алар 300 тирәсе. Татарстанда бу проблема белән шөгыльләнделәр, республикада халыкның тормыш сыйфаты 35 күрсәткеч буенча бәяләнә һәм бу система үзен аклый.
ТР Президенты фикеренчә, хәзер икътисадта уңай тенденцияләр күренә һәм бу вәзгыятьтә тынычланырга ярамый әле. Бу тенденцияләрне ныгытырга кирәк.
Утырышта фикер алышкан әһәмияткә ия проблемаларның берсе - аппарат идарәсен кыскарту. Кызганычка каршы, аппарат урыннарда да, федераль министрлык һәм ведомстволарда төбәк структуралары саны арта. “Барлык дәрәҗәдәге бюджет чыгымнарын кыскартырга кирәк”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, ТРның 2010 елгы бюджеты проектында чыгымнар 2009 ел дәрәҗәсеннән артык куелмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100