news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Балык Бистәсе районында эшлекле сәфәрдә

Көн тәртибендә шулай ук капиталь ремонт уздырылган йортлар белән танышу каралган

(Балык Бистәсе, 14 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Балык Бистәсе районында эш сәфәрендә.
Сәфәр программасына берничә объектта булу кертелгән. Республика башлыгы сәфәрен “Кама агрофирмасы” ҖЧҖнең “Казаклар” бүлегенең тауарлыклы сөтчелек фермасы белән танышудан башлады. Биредә инвесторлар белән очрашу уза. Икенче пункт Балык Бистәсе район үзәгендә “Дельфин” спорт савыктыру комплексы булачак. Президент катнашында аның тантаналы ачылышы узачак. Әлеге универсаль комплекс төзелеш моннан 4 ел элек башланып узган елның декабрендә тәмамланган. Көн тәртибендә шулай ук капиталь ремонт уздырылган йортлар белән танышу каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot