Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
^Минтимер Шәймиев: бәйрәмнең һәр чарасы өчен җаваплы кешеләрне билгеләргә вакыт җитте
^Минтимер Шәймиев: бәйрәмнең һәр чарасы өчен җаваплы кешеләрне билгеләргә вакыт җитте
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү уңаеннан эшлекле киңәшмә үткәрде, анда башкаланың юбилее белән бәйле нәшрият проектлары каралды. Шулай ук, юбилей тантаналарын мәгълүмати тәэмин итү, аерым алганда, Халыкара матбугат үзәге оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Татарстан Президенты - Казанга нигез салынуның 1000 еллыгын бәйрәм итү буенча республика комиссиясе рәисе билгеләп үткәнчә, ТР Министрлар Кабинетының җаваплы затларының, министрлыклар һәм ведомстволарның, Казан шәһәре хакимиятенең җитәкчеләренең конкрет хисаплары тыңланылачак комиссиянең эшлекле утырышлары айга 1-2 тапкыр үткәреләчәк. "Бәйрәмнең һәр чарасы өчен җаваплы кешеләрне билгеләргә вакыт. Әлеге кешеләр төп оештыручылар буларак, әзерлек вакытында килеп туган проблемаларны чишәргә һәм башыннан алып ахырына кадәр сыйфат белән тәэмин итәргә тиеш", - диде Минтимер Шәймиев.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз