news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Дәүләт хезмәтләре порталын файдаланган.

Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын (www.gosuslugi.ru) файдаланган.

Моңа кадәр Минтимер Шәймиев җанисәп уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты, дип язган идек. «Телне, милләтне саклау ягыннан карасак, җанисәп — безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече», — ди Татарстанның беренче Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot