news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев: Бөтендөнья мирасы исемлегенә керү – зур дәрәҗә

ЮНЕСКО исемлегенә кергән Успение монастыре Зөя утрау-шәһәрендә Иконалар музее булдыруга этәргеч ясаган.

Минтимер Шәймиев: Бөтендөнья мирасы исемлегенә керү – зур дәрәҗә
Рамиль Гали

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Билгеле булганча, Зөя утрау-шәһәренең Успение монастыре Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Моның өчен Грециядән берничә тапкыр Зөя утрау-шәһәренә православие архитектурасы буенча бик яхшы белгеч саналган профессор Алкивиадис Препис килгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, “Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды”ның Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев белдерде.

“Мондый кешеләр белән аралашу һәрвакыт файдага, - дип саный Минтимер Шәймиев.- Әйтик, ул чорның күп кенә иконалары безнең Сынлы сәнгать музеенда саклана, хәтта Троица чиркәве иконасы да бар. Греция белгече болар хакында белгәч, Зөя утравында Икона музее оештырырга тәкъдим итте. Иконаларның бөтенлеген, тиешенчә сакланышын да тәэмин итәргә кирәк бит әле. Хәзер без бу проект турында уйлап, музей өчен тарихи бина сайлау эшен башладык. Гомумән, хәзер утрауда күптөрле кызыклы музейлар барлыкка килә. Анда Казан федераль университетының фәнни лабораториясе эшли башлады. Рәссамнар, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан кызыксыну күзәтелә”.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйковка биргән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья мирасы исемлегенә керү – зур дәрәҗә, шул ук вакытта ЮНЕСКО үзе туристларның күпләп йөрүен төп өстенлек дип санамый.

“Аларны башка нәрсә борчый: кагыйдә буларак, ЮНЕСКОга кергән ядкәрләргә кеше күбрәк килә башлый, әмма моның объектка зарар китерүе дә бар. Йөзләгән мең кешенең килүе безнең өчен яхшы, билгеле, әмма ЮНЕСКО кагыйдәләре буенча бу беренчел максат түгел. “Төзекләндергәнсез, торгызгансыз икән, саклагыз...”- диләр белгечләр”, - дип аңлатма бирде Минтимер Шәймиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100