news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе директоры белән очрашты

Очрашу Санкт-Петербургта узды

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургта Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе директоры, юридик фәннәр докторы, профессор Александр Вершинин (ул китапханәне ачылган көненнән - 2009 елның маеннан бирле җитәкли) белән очрашты. Очрашу тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондын тәкъдим итү төгәлләнгәннән соң узды.
Минтимер Шәймиев Президент китапханәсендә “Яңарыш” фонды презентациясен искиткеч дәрәҗәдә оештырган һәм үткәргән өчен Александр Вершининга рәхмәт белдерде.
“Без үзебезнең китапханәдә сезне һәм сезнең фикердәшләрегезне күрүебезгә һәрвакыт шатбыз. Сезгә зур тәҗрибәгез һәм берләштерүче идеяләрегез өчен рәхмәт”, - дип ассызыклады Александр Вершинин.
Очрашуда шулай ук Президент китапханәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекнең алдагы юнәлешләре хакында фикер алышынды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, элегрәк ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Президент китапханәсе генераль директоры Александр Вершинин тарафыннан Казанда Президент китапханәсенең филиалын ачу турында килешү имзаланган иде. Филиал Кремль урамындагы 1825 елда төзелгән ике катлы иске йортта урнашыр дип көтелә.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100