news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Минтимер Шәймиев: "асылы һәм төзелеше буенча халык хакимияте органнарын формалаштырырга вакыт"

^Минтимер Шәймиев: "асылы һәм төзелеше буенча халык хакимияте органнарын формалаштырырга вакыт"

(Казан, 18 февраль, "Татар-информ", Ирина Дурницына). Бүген Баулы халык депутатларының Берләшкән советының чираттан тыш сессиясендә Минтимер Шәймиев республиканың үсешендә яңа этап - җирле үзидарә органнарын формалаштыру этабы пәйда булды, дип ассызыклады. "Без сайлаган юл үзен аклады: шунда ук барлык дәрәҗәләрдә җирле үзидарә органнарын оештыра башламадык, әмма әлеге мәсьләне хәл итәргә вакыт җитте. Асылы һәм формасы буенча даҮ чын мәгънәсендә, халык хакимияте органнарын формалаштырырга һәм әлеге эшкә җитди карарга кирәк", - диде Президент.

Бүген Баулы районы барлык күрсәткечләр буенча да республикада уртача дәрәҗәдән түбән эшли, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, уңдырышлы Баулы җире "бүген начар эшли". Районның үсеше өчен нефть чыгару, игенчелек һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча эшчәнлек тармаклары нәтиҗәле юнәлеш булырга тиеш.

"Яхшы җирләр - сезнең төп байлыгыгыз. Бүген бирегә инвестор килсен өчен барысын да эшләргә кирәк. Район мондый тарихи мөмкинлекне ычкындырырга тиеш түгел. Әмма нефть төбәгендә нефтьчеләр катнашыннан башка инвестицияләр булуы мөмкин түгел - районның үсешенә үзебезнең кешеләр, предприятиеләр өлеш кертергә тиеш", - дип ассызыклады Президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100