news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев Астрономия обсерваториясенә нигез салган Василий Энгельгардтның җәсәден күчереп җирләү тантанасында катнашты

Тантанада катнашучылар шулай ук Василий Энгельгардт белән Дмитрий Дубяго һәйкәленә нигез салуның шаһитлары булдылар

  (Яшел Үзән районы, 22 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева).  Рус галиме, Петербург фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Казан университетының Астрономия обсерваториясенә нигез салган Василий Энгельгардтның җәсәден бүген В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе территориясенә күчереп җирләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Иртән Зөя утрау-шәһәрлегендә Иоанно-Предтечие монастыреның “Всех Скорбящих Радости” соборында җеназа булды, аны Богородица-Успение ирләр монастыре башлыгы игумен Силуан уздырды.

Бу чара башланганда КФУ ректоры Илшат Гафуров, күчереп җирләү тантанасына әзерләнү, 4 сентябрь көнне галимнең җәсәде салынган табутны Дрезденнан Россиягә, Зөя утрау-шәһәрлегенә алып кайтканнан соң башлануы турында сөйләде.

“Бүген Василий Павловичның тарихка Казан император университеты обсерваториясе территориясе буларак кереп калган туган җирендә җирләнү теләге тормышка аша. Алар бу обсерваториягә фикердәше, галим-астроном, дусты, университет ректоры Дмитрий Дубяго белән нигез салганнар. Васыятьнамә үзе исән вакытта ук эшләнгән булган һәм Император университеты гыйльми советының бу васыятьнамәне канәгатьләндерү һәм астрономны обсерватория территориясендә җирләү турында карары булган”, - диде үзенең сәламләү сүзендә КФУ ректоры.

Василий Энгельгардт 1915 елның маенда Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында үлә, шуңа аның теләген үтәү мөмкин булмый: аны Дрезден зиратында җирлиләр.

Тантанада шулай ук галимнең туганы - барон Юрген фон Энгельгардт, РФ финанслар министры урынбасары Алексей Лавров чыгыш ясадылар.

Җеназадан соң галимнең җәсәде салынган табутны күчереп җирләү урыны - В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенә китерелде.

Тантанада катнашучылар шулай ук Василий Энгельгардт белән Дмитрий Дубяго һәйкәленә нигез салуның шаһитлары булдылар. Илшат Гафуров сүзләренчә, һәйкәлне ачу галимнең вафатына 100 ел тулган елга планлаштырыла.

Тантана тәмамлангач, Минтимер Шәймиев Астрономия обсерваториясе буйлап экскурсия ясады.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100